Әлмәт кечкенәләрен «Леонардо» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында катнашырга чакыралар
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт кечкенәләрен «Леонардо» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында катнашырга чакыралар

«Леонардо» балалар рәсемнәре бәйсесендә катнашырга өлгерү өчен бары берничә көн генә калып бара!

Бәйге 2019 елның 1 сентябреннән 8 декабренә кадәр үткәрелә һәм ул ике этапка бүленә - төбәк һәм федераль.

 Эшләр 10 октябрьгә кадәр konkurs.leonardo.ru бәйге сайтында кабул ителәчәк.

"Леонардо" хобби-гипермаркетлар челтәре 7-18 яшьлек яшь рәссамнарны балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакыра.

Төп приз - сәяхәт кылуга 100 000 сумлык өч сертификат!  Моннан тыш, катнашучыларны «Леонардо» гипермаркеты һәм Vista-Artista сәүдә маркасыннан тагын 500дән артык бүләк көтә.

Бәйгедә «Дөнья тирәли: дөнья буйлап сәяхәт» дигән темага рәсемнәр кабул ителә. Жюри катнашучыларны 7-10, 11-14 һәм  15-18 яшьлекләр төркемнәренә бүлеп,  эшләрне электрон тавыш бирү юлы белән бәяли.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/