Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Сыер тотар идем»

Без җырчыларның матур итеп киенеп, бизәнеп сәхнәгә чыгып җырлауларына, инстаграмнарга куйган матур-маутр фотоларына шулкадәр ияләнгәнбез, аларның гади кеше булуларын онытып җибәрәбез кебек. Алар да гади кеше бит инде.

Менә Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова да беркемнән ким түгел, яулыгын бәйләгән, халатын кигән, чиләкләрен тоткан, сыер саварга җыена. Чынлыкта, Ландыш булачак концертка әзерләнә икән.

Ландыш авылны балачактан ярата. Авыл аны күп нәрсәгә, эшкә өйрәткән: печән чабарга, ат җигәргә, туарырга, бәрәңге утыртырга алырга, бакча сукаларга. Ә Ландышның иң яраткан эше ‒ сыер саву. Төне буе урамда йөргәннән соң да, иртәнге 5 тә торып сыер саву шатлык булган җырчыга. Бервакыт Ландыш төне буе дуслары белән сөйләшеп утырганнан соң өйгә иртәнге 4ләрдә генә кайтып керә, шунда әбисе: «Кызым, иртә бит әле , торма, ят, 5тә торып савырсың», ди. Ландыш «Ә, ярар алайса, ятам», ди дә, әбисе соң кайтканын белмичә кала. Хәзергесе вакытта авылларда сыерларны аппарат белән савалар, дип уфтана Ландыш.

«Кайтыр идем авылга, сыер тотар идем , савыр идем, сөт сатыр идем!», ди җырчы.

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса