"Әпипә", "Яу", "Инсаф", "Остазбикә" фильмнары республика прокатын күздә тотып төшерелгән.
Киләсе 2019 елда Татарстанда “Остазбикә”, “Әпипә”, “Яу”, “Инсаф” фильмнары прокатка чыгачак. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу вакытында Миләүшә Айтуганова әйтте.
“Әпипә” – Миләүшә Айтуганованың эстрада артистлары белән эшләгән продюсерлык проекты. Мюзиклның режиссеры – Илшат Рәхимбай. Фильмда Элвин Грей да төшкән.
“Остазбикә” – Гаяз Исхакыйның шул исемдәге әсәре буенча куелган кыска метражлы фильм. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Режиссер – Ренат Кәримов. Төп рольләрдә - Әлмәт театрының иң популяр артистлары – Мәдинә Гайнуллина һәм Динар Хөснетдинов.

“Яу” – сатирик тарихи фильм. Режиссер Айдар Габдрахманов эше. Рольләрдә – драма һәм эстрада артистлары. Фильм “Мунча ташы” артистларын төп рольләргә алып, әлеге юмор театры тамашачысын күздә тотып төшерелгән
“Инсаф” – режиссер Фәрит Дәүләтшин белән продюсер Наталья Топал тандемыннан туган фильм. Кинокартина Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” пьесасы буенча төшерелгән. Рольләрдә – Кариев театры артистлары.
Әлеге фильмнар республика прокатын күздә тотып төшерелгән. Алар чагыштырмача зур акча эшләнмәгән һәм авторлары аларның үз бәясен аклавына өметләнә.
Фильмнар татар телендә төшерелгән.
Фото: Салават Камалетдинов