Социаль челтәрләрдә җырчының Бауман урамында урнашкан "Йолдызлар аллеясындагы" йолдызын ватканнар дигән мәгълүмат пәйда булды.
Хәния Фәрхинең Бауман урамындагы “йолдыз”ын реставрациягә җибәргәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Зыян күргән "йолдыз"ны реставрациягә махсус оешма алган. Берничә көннән аны кире урынына кайтарачаклар", - дип аныкладылар идарәнең матбугат хезмәтендә.
Полиция хәбәр иткәнчә, вандаллык турында сүз бармый. Бауман урамында кар чистарткан вакытта "йолдыз"ның махсус техника тарафыннан сынуы да ихтимал.