Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Грэмми” һәм “Алтын битлек” премияләре иясе әлмәтлеләргә вәгъдә бирде

Без, әлмәтлеләр, бик бәхетле халык. Дөньякүләм танылган артистлар үзләре безгә килә. «Татнефть» компаниясе безне кемнәр белән генә очраштырмый. Узган якшәмбе шәһәребездә музыка сөючеләр өчен янә бер бәйрәм булды - Әлмәт сәхнәсендә дөньяның иң яхшы бас тавышлысы булып саналган Илдар Абдразаков чыгыш ясады.

«Нефтьче» Мәдәният сараенда бу көнне алма төшәр дә урын юк иде, хәтта балкон да шыплап тулган. Һәркем йотлыгып Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм Илдар Абдразаков башкаруында Джузеппе Верди әсәрләреннән увертюралар һәм арияләрне тыңлый.

Безнең хөкемгә ике сәгать дәвамында «Набукко», «Макбет», «Дон Карлос», «Эрнани», «Оберто», «Сицилийская вечерня», «Аттила» операларыннан өзекләр тәкъдим ителде. Һәрбер чыгышны тамашачылар аягүрә басып, «Браво!» дип озак алкышлады.
Концерт тәмамлангач та, алкышлар туктамады. Безне үзенең чиста, көр тавышы белән әсир иткән Илдар Абдразаков ялындырып тормады, безгә тагын ике ария бүләк итте. Бу юлы аның берсе рус телендә иде.

- Икенче килүемдә татарча да җырлармын, репертуарда андыйлар да бераз бар. Аларга өстәп башка әсәрләр дә өйрәнермен, - диде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Тамашачылар опера җырчысының Татарстанның дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский белән чыгышлары вакытында бер дулкында, тигез сулышта булуын да сизми калмады. Алар бер-берсен күптәннән беләләр булып чыкты. Уртак хезмәттәшлектән ике як та зур канәгатьләнү кичерә, чыгышлардан ләззәтлек, рәхәтлек ала. Маэстро һәм аның оркестры белән иҗади дуслыгы «Рахлинские сезоны» II Халыкара фестивалендә Вердиның «Реквием»ын башкарудан бүгенгәчә дәвам итә.

- Сәхнәгә дустың да булган мәшһүр артист белән чыгу – зур бәхет. Бер-береңне ярты караштан, ярты сүздән аңлау иҗатта да чагыла. Илдар бүген дөньяда иң яхшы бас тавышлы буларак югары баскычта тора. Без аның белән горурланабыз. Мин дустымнан дәреслекләрдән өйрәнү мөмкин булмаганнарны өйрәнәм һәм үземне бик бәхетле саныйм, - диде Александр Сладковский.

Концерт Илдар Абдразаковның «Верди-гала» II Халыкара музыкаль фестивале кысаларында узды. Генераль партнеры «Татнефть» компаниясе иде. Сәхнәдән нефтьчеләр адресына рәхмәт сүзләре дә яңгырады.

Ирина Апачаева

Юлиян Макаров, Россиядәге төп музыка вакыйгаларының даими алып баручысы:
– Сәхнәдәге тере очкын, тере хисләрне тамашачылар да сизәдер дип уйлыйм. Залның моңа кайтарган җавабы шуны сөйли. Сезнең шәһәрдә яшәүчеләрнең хисләрне тәрбияләп булуын аңлаулары искиткеч. Сәхнәгә һәр чыккан саен без тамашачылар белән ике арада җылы мөнәсәбәт тоябыз. Бу мөһим.

Белешмә
Илдар Абдразаков Уфада туган. 2000 елда Италиянең Парма шәһәрендә узган Мария Каллас исемендәге «Nuove voci per Verdi» V Халыкара телевидение бәйгесендә җиңү дөнья күләмендәге зур иҗат мәйданына юл ача. 24 яшендә ул инде Миландагы Ла Скала опера театрында чыгыш ясый. Илдар Абдразаков дөньядагы барлык опера театрлары, Валерий Георгиев, Риккардо Мути, Антонио Паппано, Джеймс Ливайн, Риккардо Шайи, Джанандреа Нозеда кебек атаклы дирижерлар белән хезмәттәшлек итә. 2016 елда ул елның иң яхшы җырчысы булып таныла һәм «Каста дива» премиясе ала. Узган ел «Ир-атлар арасында иң яхшы классик вокал» номинациясендә Bravo премиясенә лаек була. Илдар Абдразаков - Башкортостан һәм Татарстанның халык артисты, ике тапкыр «Грэмми», «Алтын битлек» милли театр премияләре лауреаты, Халыклар дуслыгы һәм Салават Юлаев исемендәге орденнар кавалеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса