Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Елховой авылы тарихы музеенда Хәлиулла Әхмәтшинның 100 еллыгы уңаеннан чара узды

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее узган атнада кунаклар кабул итте.

Ярты гасырлык тарихы булган әлеге хәтер-хатирә йортына нигез салган Хәлиулла Әхмәтшинның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чарага РФдә ТР вәкиле Равил Әхмәтшин, район башлыгы киңәшчесе Наҗия Хәйдәрова, РФ ЭЭМның Әлмәт районы буенча начальнигы Дамир Гарипов, АГИМС ректоры Ильяс Сәлахов һәм башкалар килде. Бүген музей сандыгында 12 меңнән артык экспонат исәпләнә. Музей адресына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау телеграммасы җибәргән. Анда авыл халкына тарихны саклаудагы тырышлыклары, аны башкаларга җиткерүләре өчен рәхмәт сүзләре дә белдерелгән.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250