Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә 9 китап тәкъдим ителде

Әлмәттә «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты 2025 елда дөнья күргән тугыз китап тәкъдим итте.

«Бу гади генә мәдәни проект түгел, ә киләчәккә инвестицияләр дә. Халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган мондый мәдәни платформаларны булдыру аша без төрле телләрдә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләргә теләктәшлек күрсәтәбез», — диде «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин «Татар-информ» агентлыгына. 
 
2025 елда нәшер ителгән китаплар: 
1. Илдус Гыйләҗев, «Шигырьләрдә калам: шигырьләр». 
2. Артур Ибраһимов, «Галәмне гизгән татар: пьесалар». 
3. Лира Ибраһимова, «Ике дөнья арасында: повестьлар, хикәяләр». 
4. Риза Фәхретдин, «Гаилә — кечкенә бер дәүләттер» / «Семья — маленькое государство». 
5. Геннадий Макаров, «Этнические музыкальные инструменты татар. Исторические очерки». 
6. Рәзинә Мөхиярова, «Дуслык кирәк: балалар өчен шигырьләр». 
7. Нурсәйдә Фазлыева, «Кояшлы өй: балалар өчен шигырьләр». 
8. «Помним, гордимся!: Участники Великой Отечественной войны, ветераны НГДУ «Альметьевнефть». 
9. «Клара Булатова: сөю кыйссасы: мәкаләләр, истәлекләр, хатлар». 
 
Киләсе елга җиде китап, шул исәптән шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың прозасын нәшер итү ниятләнә. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса