Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Өч Спас» бәйрәме Рус Акташында үтте

Көз – уңыш җыю чоры. Җәйге чорда тырышып эшләгән халык гомер-гомергә көзен бу уңайдан бәйрәм ясаган.

 

 

 

Православие динендәгеләр бал, алма һәм чикләвек Спасын билгеләп узган. Халкыбызның гореф-гадәтләрен Әлмәт җирлегендә дә кадерләп саклыйлар. «Өч Спас» бәйрәме Рус Акташында бик күңелле үтә.

Быелгы бәйрәм чаралары авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда оештырылган иде. Концерт программасы авыл үзешчән коллективлары, шәһәр һәм район артистлары белән берлектә әзерләнде. Ярминкә һәм сәүдә рәтләре авылның мәгариф учреждениеләре күргәзмәләре һәм сыйлары белән тулыландырылды. Балалар һәм өлкәннәр өчен аттракционнар: карусельләр һәм батутлар эшләде, мастер-класслар һәм интерактивлар, халык уеннары гөрләп торды.

Ватанны саклаучылар елына багышланган тантана бәйрәмнең кызыклы һәм күңелне кузгатырлык мизгеле булды. Оештыручылар һәм килгән кунаклар бергәләп «Катюша» җырын башкардылар. Соңыннан җирле халык һәм волонтерлар тырышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәмне машиналарга төяп МХО зонасына озаттылар. Чарада шулай ук авылның актив кешеләрен, «Алтын еллар» проекты кысаларында оештырылган «Акташта дүрт дача» бәйгесендә катнашу-чыларны да бүләкләделәр. Бәйрәм кунаклары өчен «Икмәк барысына да баш», «Баллы җәй», «Өч Спас урамы» кебек матур фотозоналар һәм интерактив нокталар эшләп торды.

«Өч Спас» – игелек һәм яктылык чарасында җырлар яңгырады, кешеләр җылы, кояшлы көнгә сөенделәр. Кунакларны алма, яңа пешкән ипи, коймак, бал белән сыйладылар. Җырлы-биюле композицияләр тамашачыларның күңелен күтәрде, алар бер урында гына утырып тора алмадылар, үзешчән артистлар белән бергә биеделәр дә. Оештыручыларга зур рәхмәт - бәйрәм һәркемгә онытылмас мизгелләр һәм якты истәлекләр бүләк итте.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса