Әлмәт театрында семинар-интенсив узачак
Катнашучыларны һәр пьеса буенча эксперт фикер алышулары һәм тәкъдимнәр, драматургиянең актуаль темалары буенча лекцияләр, практик дәресләр көтә.
Әлмәт театры «Өч көн эчендә пьесаны ничек язарга» семинар-интенсивын дәвам итә
16 һәм 17 августта Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Өч көндә ничек пьеса язарга» семинар-интенсивының икенче этабы була. Проект Татарстан шәһәрләреннән үз әсәрләре өстендә интенсив эшкә чумарга әзер яшь авторларны җыйды.
Февральдә узган беренче этаптан соң проектта 15 кешедән 10 автор катнашуын дәвам итте. Аларның һәркайсы үз эшен семинар экспертларына-профессиональ драматург һәм театр эшлеклеләренә тәкъдим итте.
Икенче этап текстларны тирәнтен аңлау һәм эшләп бетерү мәйданчыгы булачак. Катнашучыларны һәр пьеса буенча эксперт фикер алышулары һәм тәкъдимнәр, драматургиянең актуаль темалары буенча лекцияләр, практик дәресләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia