«Смена» җәйге китап фестивале янә Әлмәттә узачак!
Килүчеләрне зур китап ярминкәсе, дискуссияләр һәм иҗади мастер-класслар көтә.
«Смена» җәйге китап фестивале янә Әлмәттә узачак!
2 һәм 3 августта Әлмәттә өченче мәртәбә «Смена» җәйге китап фестивале узачак. Төп урыннар «Каракүз» скверы, «Әлмәт» һәм «Комсомольский» иҗтимагый үзәкләре, шулай ук шәһәрнең башка киңлекләре булачак.
Килүчеләрне зур китап ярминкәсе, дискуссияләр һәм иҗади мастер-класслар көтә.
Моннан тыш, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында фестиваль көннәрендә шәһәрдә Әлмәтнең күренекле кешеләре язмышы турында «Яшәде, эшләде һәм күңел ачты» туган якны өйрәнү проекты эшли башлаячак.
Махсус балалар программасы өчен шәһәргә Qullar предмет дизайны студиясе булдырган беседка киләчәк, ә «Каракүз» паркында аерым зона булып Яндекс китаплардан оттырышсыз лотерея булган беседка торачак. Д искуссияләр белән параллель рәвештә текстлар, музыка язарга һәм туган якны өйрәнү проектларын эшләргә өйрәнү турында воркшоплар, шулай лабораторияузачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia