Әлмәт театры артисты вафат
Татар театр дөньясы зур югалту кичерә.
Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, кадерлебез Вәлиев Камил Мөхәммәтшакир улы вафат. Тормыш иптәше, театрыбызның нурлы артисты Луиза Солтанова, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, театрында ничә дистә ел гомере иңгә-иң иҗатта үткән хезмәттәшләренең, театр сәнгатен сөючеләрнең тирән кайгысын, кайтарып булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз.
Тамашачыларның олы мәхәббәтен, хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган сәхнә остасының якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр. Аллаһ Тагалә сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Вәлиев Камил Мөхәммәтшакир улы
1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туа.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1964 елдан эшли
ТАССРның атказанган артисты – 1973 ел
ТАССРның халык артисты – 1979 ел
РСФСРның атказанган артисты – 1984 ел
Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты – 2002 ел
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2008 ел
“Намус һәм дәрәҗә” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты – 2016 ел
Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты – 2019 ел
1997 – 2004 елларда баш режиссер булып эшли. Р.Кинҗәбаевның ”Гүргә керер сер иде”, Ф.Садриевның “Безнең гомер язлары”, “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”, И.Йомаголовның “Мәхәббәт кошлары”, Д.Салиховның “Чукрак”, Ф.Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?”, Г.Исхаковның “Җырчы сандугачым” һ.б. әсәрләр сәхнәләштерә.
Фото: Әлмәт театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia