Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттәге фестивальдә Олег Митяев, Григорий Гладков һәм «Мураками» чыгыш ясаячак

Чарага керү ирекле.

Әлмәттәге фестивальдә Олег Митяев, Григорий Гладков һәм «Мураками» чыгыш ясаячак

Россиядә һәм Татарстанда танылган башкаручылар 26 июльдә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән Әлмәттә узачак автор җырлары фестивалендә чыгыш ясаячак. Алар арасында Олег Митяев, Тимур Шаров, Наталья Кучер, Григорий Гладков, Лариса Брохман, Марина Дмитриева, «Хижина музыканта», шулай ук «Ирония судьбы» һәм «Мураками» төркемнәре бар.

«Әлмәт бард тавышына күмеләчәк. Автор җырлары фестивалендә җанлы музыка, дусларча әңгәмәләр һәм аралашулар көтә. Анда бер генә тапкыр булса да булган һәркем үзенә бертөрле тылсым белән сугарылганын белә. Тавышлар, гитаралар һәм җылы әңгәмәләр музыкага якынайта, ә җыр сүзләре йөрәккә үтеп керә торган мохит  тудыра», — дип уртаклаштылар оештыручылар.

Автор җырлары фестивалендә булырга теләүчеләргә  үзләре белән җәелмәле урындык яки җәймә,  плед алырга киңәш итәләр. Чарага керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса