Әлмәт районында “Иманлы булыйк” күргәзмәсе эшли башлады
Музейда күргәзмәне тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Әлмәт районы Елховойдагы Х. Әхмәтшин исемендәге музейның күргәзмәләр залында «Иманлы булыйк» исеме астында оештырылган күргәзмәне тәкъдир итү булды. Бу чарада катнашучылар ислам диненең әхлаклы бала тәрбияләүдә нинди зур һәм мөхим урын тотуы турында ишеттеләр. Борынгы ата - бабаларыбызның китаплары, шамаилләр җыелмасы һәм башка бик күп төрле дингә кагылышлы экспонатлар белән таныштылар.
Килүчеләр үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде, Елховой авыл клубы мөдире Исмагилова Сиринә музейга 1970 елларга караган шамаиль бүләк итте, шул рәвешле шамаилләр җыелмасын тагы бер санга артты, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Фото: Елховой авылы музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа