Владимир Путин Әлмәт театры коллективына мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен орден тапшырды
Әлмәт театры үзенең мобильлеге һәм югары иҗади потенциалы аркасында Татарстан Республикасында да, аннан читтә дә танылган.
РФ Президенты Владимир Путин Әлмәт татар драма театры коллективын «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Театр 1944 елда, эре нефть ятмаларын үзләштерә башлау белән бер үк вакытта, Әлмәт мәдәният йорты базасында оештырыла. Ул күчмә колхоз-совхоз театры буларак төзелә.
Бүгенге көндә Әлмәт театры сәхнәсендә классик спектакльләр белән бергә, «фестиваль форматы» спектакльләрен дә куялар.
Театр коллективын котлыйбыз һәм яңа, иҗади җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа