Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тарих яңаны саклый

Дуслар! Әлмәт театры үзенең олы юбилеена яңа проект башлый һәм сезнең катнашуыгызны көтә.

Өлкәнрәк әлмәтлеләр хәзерге театр урнашкан бинада 1989 елга кадәр нефтьчеләр Техника йорты булганлыгын хәтерлиләрдер. Биредә балалар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, ә өлкәннәр бер-берсе белән күрешеп, аралашып вакыт үткәрәләр иде. Монда танышалар, гашыйк булалар, мәхәббәтләрен табалар, язмышлар хәл ителә, иҗат-та яңа юнәлешләр формалаша.

Әгәр дә язмышыгызда театр бинасының нинди дә булса роль уйнавы турында истәлекләрегез бар икән, безнең белән бүлешегез. Һәрбер мәгълүматка, фото һәм видеога шат  булырбыз.

Үз тарихыгызны безнең төркемнең шәхси хәбәрләренә яки электрон почтага җибәрә аласыз (minai2002@mail.ru). Телефоныгызны да күрсәтергә онытмагыз.

Сезнең яраткан театрыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса