Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Туган телем - иркә гөлем

2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләргә багышлана. Шул уңайдан күптөрле чаралар үтә.

25 февраль көнне шәһәрнең Габдулла Тукай исемендәге китапханәсендә 1 нче мәк-тәпнең 2 Б сыйныфы укучылары белән туган телгә багышланган чара узды. Балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Мавыктыргыч һәм зиһенне үстерә торган уеннар да укучылар күңеленә хуш килде. Һәркем үзенең туган телне белүен, фикерләү сәләтен, булганлыгын күрсәтергә тырышты.

Әниләре һәм әбиләре бавырсаклар пешереп, күч-тәнәчләр алып килгәннәр. Үзләре ясаган, чиккән, бәйләгән кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Аларда гасырлар буена сак-ланып, бүгенгә кадәр килеп җиткән бизәкләрнең заманча яңгырашы чагыла иде. Россиянең иҗтимагый фонды «Татар гаиләсе» Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе Гөлия Җамалиева сәламләп, рәхмәтләрен җиткерде, бүләк итеп китаплар бирде.

Җырчы сандугачыбыз Луиза Якупова сихри тавышы белән барчабызны да әсир итте, ял иттерде, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җи-бәрде. Туган телгә багышланган чара бик җылы үтте.

Ильмира Мәүлетбаева,
1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса