Әлмәт балалары ясаган анимацион фильм Мәскәүдә җиңү яулады
Әлмәттән "Школа анимации А1002" Мәскәүне яулый!
Балаларның педагог-мультипликатор Кривошеин Владислав Валерьевичның иҗади җитәкчелегендә әзерләнгән "Посылка в Татарсташино" пластилин анимациясе Мәскәүнең "Как прекрасен этот мир" халыкара анимацион кино конкурсында 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Аларның хезмәте шулай ук "Тарихи-мәдәни мирасны оста кулланган өчен" икенче махсус диплом белән дә аерым билгеләп үтелде.
"Stop motion" курсының 1 нче төркеме балаларын (11-15 яшьлекләр) һәм аларның әти-әниләрен котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа