Ноябрьдә бакча эшләре
Ноябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга?
Ноябрьдә бакча эшләре
Бу айда бакчачының төп бурычлары – көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау.
Ниләр эшләргә? Туфрак туңганчы, түтәлләргә тирес, кош тизәге, агач көле кертеп, җирне көрәк тирәнлегендә казып, язга әзерләп куярга кирәк. 4-5 елга бер тапкыр көзен туфракка известь кертеп калдырырга онытмагыз.
Теплицасы булганнар андагы туфракның составын яхшырту турында онытмасын иде. Әгәр мөмкинлек бар икән, аның түбәсен ачып калдырыгыз, шул-чакта андагы туфрак яңгыр һәм кар сулары белән сугарылып, составы яхшыра төшәр. Бу очракта теплицада да ачык грунтта барган процесслар барачак, җир үз-үзен чистартачак. Димәк, киләсе ел уңышы да мул булачак.
Кышын күпләребез үз гаиләсен яшел витаминнар белән баету өчен тәрәзә төбендә суган кыягы, петрушка, укроп, сельдерей һ.б. үстерә. Аларны үстергәндә шуңа игътибар итәргә кирәк: суны артык күп сибәргә ярамый һәм артык кыска көннәр чорында үсентеләрне өстәмә яктылык белән тәэмин итәргә дә онытмаска кирәк.
Ноябрь ахырларында, туфрак 5-6 см.га ка-дәр туңдыра төшкәч, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык яшелчәләрне мүлчәләргә кирәк.
Ай ахырларында, декабрь башларында каты салкын-нар да ишек кага. Күчереп йөртә торган кечкенә теплицаларны хәзердән үк язын иртә уңыш бирергә сәләтле яшел суган, петрушка, кузгалак үскән урынга күчерегез, болай иткәндә, язгы витаминнар өстәлегездә бик иртә урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia