Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Балан җыяр чак җитә

Балан - табигый антибиотик.

                              Балан җыяр чак җитә
Балан табигый антиби-отик санала. Аның җимешләре генә түгел, чәчәге дә бик файдалы. Шуңа күрә баланны ангина, бронхит һәм ютәл вакытында актив кулланалар. Әлеге җимештәге витаминнар һәм минераллар рухи характердагы пробле-маларны хәл итәргә дә булыша. Көн саен бер калак балан ашау депрессиягә бирелмәскә ярдәм итә. Баланның тән тиресе өчен дә уңай тәэсирен билгеләп үтәргә кирәк. Ул биттәге сипкелләр, пигмент таплар, сыт-кылар белән көрәшә. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә. Витамин җитмәгәндә балан бер дигән дәва. 
Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә. Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1-2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә. Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8-10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк. 
Баланны беренче салкын-нар төшкәч җыю кулай. Шул вакытта балан әчкелт-баллы тәмгә керә. Салкыннарны көтәргә мөмкинлегегез булмаса, кызарган баланны җыеп, суыткычның катыру камерасына куярга була. Кышка баланны тәлгәшләре белән катырырга мөмкин, ләкин алдан чүмләп туңдыру уңайлырак. Әгәр өегездә балкон, подвал кебек салкын урын булса, катырмаган килеш тә сакларга була. Баланны махсус яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергечтә, яки 40-50 градуслы духовкада киптереп алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса