Җиңел ясала торган торт
Артык мәшәкатьләрсез генә ясала торган торт.
“Торт пешерү бигрәк мәшәкатьле эш инде ул!” диючеләр арасында сез дә бармы? Алайса бу рецептны карамый үтмәгез.
Гади торт өчен ике генә әйбер кирәк: бисквит һәм крем.
Иң мөһиме бисквитның уңуы, кабарып, йомшак булып пешүе. Әлеге рецепт буенча пешерсәгез, нәкъ шулай килеп чыгар да.
Аның өчен 4 йомырка, 140 г он, 140 г шикәр комы, 50 җылымса сөт, 40г сыек май, 1 ч.к. камыр көпшәкләндергеч кирәк. Тәүдә йомырка белән шикәр комын агарып кабарганчы туглыйбыз, аннан соң җайлап кына башка ингредиентларны салабыз. Пешерү өчен махсус торт формасын алсагыз яхшырак, чөнки табада тигез биеклектә пешмәскә мөмкин.
Ә кремны ниндиен телисез, шундыен сайлый аласыз.
Мисал өчен: 300 мл сөт, 3 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 150 г шикәр комы, 1 йомырка, 70 г ак май һәм 200 г каймак. Крахмал, шикәр комы, һәм йомырканы кушып туглыйбыз һәм ут өстендә җылынган сөткә кушабыз. Крем куерганчы болгатып торабыз. Уттан алып суыткач, яхшылап тугланган каймак кушабыз.
Тортны җыеп, бизәп куясы һәм 6-7 сәгать тәмләнгәнен көтәсе генә кала.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia