Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Сентябрьдә бакча эшләре

Бакчаны киләсе ел өчен әзерләү сезоны башланды.

Сентябрьдә бакча эшләре

Бакчаны киләсе ел өчен әзерләү сезоны башланды.

Алма һәм башка җимешләрне җыеп алганнан соң, черек, бозылган җимешләрне һәм иске ботакларны бакчада калдырмау хәерле. Шулай ук иске яфраклардан да арыну мөһим, югыйсә аларда бакча корткычлары кыш-лавы бар.

 Көзен туклыклы матдә-ләрне төрле вакытта төрле күләмдә кертү зарур. Аларда фосфор һәм калийның күп булуы таләп ителә. Бу кышны уңышлы чыгу һәм авыруларга тотрыклылыгын арттыру өчен кирәк.

Алмагачларны һәм грушаларны ашлат-канда, һәр агачка биш килограм-мга кадәр орга-ник ашлама кертәләр. Калий ашламалар 10 грамм җитә, суперфосфат – бер квадрат метрга 40 грамм. Минераль матдәләр кертү агачларга кышны киче-рергә ярдәм итәчәк.

Карлыган белән крыжовник та көзге тукландыруга мохтаҗ. Моның өчен органик һәм минераль ашламалар кулланыла.

Әгәр дә куаклыклар арасын казырга кирәк икән, моны үсемлек-ләрнең тамыр-ларына зыян китер-мичә генә эшләргә. Карлы-ган, крыжовникның яфрак-лары коелып бет-кәч, авырулардан һәм кышлау-чы бөҗәкләрдән саклау өчен, 3 процентлы тимер купоросы белән эш-кәртәләр: 10 литр суга 300 грамм.

Тагын бер мөһим процедура – җимеш агач-ларын һәм куакларны 5 процентлы мочевина эремәсе белән эшкәртү. Аны әзерләү өчен 10 литр суга 500 грамм мочевина һәм 700 грамм хлорлы калий алалар. Бу да гөмбә авыруларыннан, корткыч бөҗәкләрнең кайбер төрләренең (мәсәлән, тлә, пәрәвез талпан-нары) һөҗүменнән сак-ларга ярдәм итәчәк.

Ремонтант җиләк өчен 1:30 пропорциясендә су белән кош тизәге кушып әзерлиләр. Эремәгә бераз көл өстиләр. Бу туклыклы субстратны утыртылган куаклар буйлап урнашкан канау-ларга кертү яхшырак.Сарымсак утыртырга вакыт җитә

Сентябрь ахырына таба сарымсак чәчү эшләре башлана.

Сарымсак тырнакларын алты-сигез сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк. Өстән черемә салыгыз. Сарымсакны, тамыр системасын үстерергә өлгерсен өчен, салкыннарга кадәр утыртып бетерү мөһим, ләкин шул ук вакытта уҗым культурасына вакытыннан алда "уянырга" да бирмәскә – бик иртә утырту да ярамый. Эш сроклары туфрак температурасына бәйле: көзге сарымсакны температура +12 градус булганда утырту яхшы, ә суганга +5 градус та җитә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса