Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яраннарны күчерергә вакыт

Татар өен ярансыз итеп күз алдына да китереп булмый. Яран - шәһәр фатиры тәрәзә төп­ләренең генә түгел, балконнарның да гүзәл бизәге.

Тармакланып үскән карт яраннарны дачага алып килеп, яшь ботакларын кисеп алып, клумба ясап, чыбыкчаларын дымлы, җылы, йомшак туфракка төртергә була.

Талымсыз гөлләр бик тиз тамыр җибәрә, сентябрь азагына чаклы чәчәк аталар. Көзге кырау­лар төшкәнче, берничә төбен гөл савытларына күчереп утыртып, фатирыгызга алып кайтырга була.

Яранны карап үстерүнең авырлыгы юк. Өй шартларында тугыз ай чәчәккә күмелеп утыра, кышын караңгы урында - идән астында, подвалда яки җылытылган балконда, фатирдагы караңгы бүлмәдә ял итә. Тамырлары корымасын өчен, айга бер мәртәбә аз гына сугару җитә.

Март башында гөлләрне яктыга чыгарып, яңа туфракка күчереп утыртырга була. Ботакларын кисеп алып, тамырландырыр өчен сулы стаканнарга тыгып куярга кирәк. Яранга җылытылган яңгыр яки кар суын атнага ике-өч мәртәбә сибү җитә.

Краннан агызып алган су савытын ачык тотып кислородка баетабыз. Туфрагын даими йомшартып торуга, ашлауга, чәчәген койган сабакчыгын өзеп торуга мохтаҗ ул. Һөнәрмән чәчәк үстерүчеләр аны комплекслы органик минераль ашламалар: «Роял Микс», «Плантон К», «Чистый лист для петуний, сурфиний, пеларгоний» белән тукландыралар.

Гөл тамырлары тармаклы, ботаклары учарлы, үзе сәламәт, купшы таҗлары эре булсын, чәчәкләре озаграк торсын өчен, «Любимый напиток цветущих растений», «Здравень-турбо для комнатных растений» белән тукландыру отышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса