Йортыгызда энергетика нинди?
Өй энергетикасы кешегә дә тәэссир итә.
Йортта негатив энергетика булса, балалар һәм хайваннар үзләрен тынгысыз тота. Балалар начар йоклый, еш елый, әти-әниләреннән башка калырга курка.
Чиста энергетика булмаган өйдә ел әйләнәсенә бүлмә салкын була (кызу җәйдә дә).
Өйдәге җиһазлар үз тормышлары белән яши. Тик торган шкаф ишеге ачылып китә, тоткычлары сынып төшә. Телевизор, чәйнек, компьютерлар үзеннән-үзе кабынып китәргә яки сүнәргә мөмкин.
Ә ничек өй, йорт энергетикасын яхшыртырга соң?
- Йортның энергетикасын яхшыртыр өчен кирәкмәгән чүп-чардан, артык әйберләрдән арынырга кирәк.
- Йорттагы хаосны, тәртипсезлекне бетерергә. Һәр нәрсә үз урынында булырга тиеш.
- Бүлмәләрне даими җилләтеп торырга кирәк. Кыш көне кимендә көнгә 15 минут 4-5 тапкыр җилләтергә.
- Өегездә матур гөлләр үстерегез, мисал өчен яран гөл начар энергетикадан котылырга ярдәм итә.
- Өйдәге ис тә энергиягә тәэссир итә. Махсус эфир майлары кулланырга була. Лаванда, кипарис, ылыслы үсемлекләр исе яхшы булыр.
- Интерьерда почмаклардан сакланырга кирәк.
- Криссталлар куланырга мөмкин. Аларны өйнең төрле почмакларына урнаштырырга кирәк.
- Коръән яңгыраган йортларда да уңай энергетика була.
- Идәннәрне тоз салып юарга, аннан яхшылап җилләтергә мөмкин.
Йортыгызда яшәү сезгә һәрчак ошасын, уңай тәэссирләр генә китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа