Нефтьчеләр саллы бүләк ясады
Музыка көллияте өчен алынган орган – көньяк-көнчыгыш төбәктә бердәнбер уен коралы.
Алда безне органда уйнаучы танылган музыкантлар чыгышы, сихри сәнгать дөньясы, балаларны, яшьләрне тагын да зуррак мөмкинлеклә көтә. Без дөньякүләм танылган, һәр җирдә көтеп алынган маэстроларның чыгышларын күрү, алардан мастер-класслар алу бәхетенә ия.
Нефтьчеләр тарафыннан файдалануга бирелгән 21 рояль көньяк-көнчыгыш төбәге халкына хезмәт күрсәтә. Ике органның кечерәге исә сыйныф бүлмәсе өчен.
Икенчесе зур, бәясе дә алты тапкырга артыграк, 3 млн сум тора.
- Бездә органлы концерт залы ясалачак. Бу чорга кадәр без әлеге уен коралын үзләштереп өлгерербез дип уйлыйм, - диде көллият директоры Гүзәл Еремеева.
Яңа уен коралы яңа юнәлешләр дә вәгъдә итә. Гүзәл Вильсуровна көллияттә укучы барлык пианистлар өчен факультатив дәресләр эшләячәген
җиткерде. Шулай ук органда уйнарга өйрәтү бүлеге ачу да планлаштырыла. Аны тәмамлаучыларга илебездә бу юнәлеш буенча укуларын дәвам итү
мөмкинлеге бар.
- Мин киләчәктә баскычлап белем алу ихтималын да күзаллыйм – музыка мәктәпләрендә дә орган сыйныфлары ачылса, аннан көллият,
консерватория. Әлмәт үз белгечләре, органчылары белән дан тотачагына шик
юк, - ди директор.
Орган Германиядә эшләнгән. 12 декабрьдә безгә Казан консерваториясе ректоры, танылган органчы Рубин Абдуллин киләчәк. Затлы
уен коралы белән беренче концерт карау мөмкинлегенә һәркем ия. Билгеләп үтелгәнчә, киләсе елда Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Европадан органда уйнау осталары катнашында абонемент концертлар оештыру да планга кертелгән. Әлмәт балаларына музыка серләрен тирәнрәк өйрәтүче, уңышларга канатландыручы Мацуев, Спиваков кебек мәшһүр музыкантлар исемлеге дәвам итәчәк.
Орган артына кызыксынып утырмаган студент калмагандыр. Күренеп тора, уйнавы җиңел түгел – 3 клавиатура, дүртенчесе педаль рәвешендә.
Көллиянең фортепиано классы укытучысы Гүзәл Тимкина инде органны өйрәнә башлаган. Ул киләсе елга консерваториягә укырга кереп, көллият
студентларына орган серләрен өйрәтергә хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа