Әлмәттә шимбә өмәсе узды

Бүген әлмәтлеләр Монтажная урамының Шевченко урамыннан алып Объездная урамына чаклы өлешендә урнашкан гаражлар кооперативы территориясен җыештырды.

Чарада башкарма комитет, «Әлмәт-Водоканал» җәмгыяте, шәһәрнең троллейбуслар идарәсе «Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты» вәкилләре һәм шәһәребезнең экологик торышына битараф булмаган кешеләр кушылды.
