Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт солдатларын искә ала

Әлмәттә мәртәбәле юбилейлар уңаеннан хөрмәтләүләр башланды. Шәһәрнең 60 еллыгы медален беренчеләрдән булып уллары Әфган, Чечен, Таҗикстан сугышларында һәлак булганнарның ата-аналары кабул итте.

60 ел элек салам түбәле авыл шәһәргә, шул еллар эчендә шәһәр исә нефтьчеләр башкаласына әверелде. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан каланы күтәргән, аны данлаган шәхесләрне, шул исәптән Ватан алдындагы бурычын үтәп шәһит киткәннәрне искә алу, аларга лаеклы тәрбия биргән ата-аналарны хөрмәтләү гаҗәп тә түгел.

Әфган сугышы һәм башка локаль каршылыклар инвалидлары Татарстан республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Сергей Брусов сүзләренчә, ветераннар хәрәкәте - район һәм шәһәр тарихының данлы сәхифәләреннән берсе. Әфган сугышы, чечен кампаниясе һәм башка каршылыкларда төбәктән 1500 дән артык кеше катнашкан. Сугышчы-интернационалистлар киләсе елга Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуына 25 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнә.

- Ничә буын әлмәтлеләр тырышлыгы белән калабыз иң матур һәм төзек шәһәргә әйләнде. Әлмәтне бүген илдә генә түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Төбәк табигый байлыклары белән танылган. Шулай да аның зур байлыгы - кешеләре. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, иминлек сагы өчен чын каһарманнар тәрбияләвегез өчен рәхмәт,- диде район башлыгы Мәҗит Салихов уллары кайнар нокталарда һәлак булган әти-әниләргә юбилей медале тапшырганда.

Бу көнне "Боевое братство" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Геннадий Денисов Әфган сугышында һәлак булган Олег Можгинның әнисе Нина Кузьминичнага лаеклы Ватан сакчысы тәрбияләгән өчен медален тапшырды.

- Солдат сугыш игълан итми, ул бары бурычын намус белән үти. Һәлак булганнарның хәтере мәңгелек", - диде ул.

Солдат аналары исеменнән чыгыш ясаган Тәслимә Насыйрова җирлек җитәкчеләренә, нефтьчеләргә әфганчылар проблемаларын хәл итүдәге уртак тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте.

- Дәүләтнең өлкәннәргә һәм балаларга мөнәсәбәте җәмгыятьнең цивилизацияле икәнен күрсәтүче билге диләр. Мин моңа "ил мәнфәгатьләрен яклаганда сәламәтлеге какшаган гражданнарга һәм улларын югалткан ата-аналарга..." дип тә өстәр идем. Улларыбыз ил өчен иң тотрыксыз вакытта да "Хәрби бурыч турында"гы Законны үтәүдән баш тартмады. Ватан приказына тугъры калып, алар Аллаһ биргән иң зур байлык - сәламәтлеге, бик күпләр гомере белән түләде. Шуңа күрә без дәүләт белән даими диалогта торырга хаклыбыз,- диде Тәслимә Насыйрова.

Солдат әнисе билгеләп үткәнчә, аларның таләпләре гайре табигый да түгел ,ләбаса: "нефтьчеләр башкаласы" статусына тәңгәл тормыш шартлары, тернәкләндерү мөмкинлегенә өметтә алар.

- Безнең балалар дискотекада, исерек талаш-ызгышта үлмәде, гадәттән тыш хәлле нокталарда махсус бурыч үтәгәндә шәһит китте. "Хәтер" берләшмәсе әгъзалары статусы инвалидларга, уллары кайнар нокталарда ятып калган нарның гаиләләренә райондагы иң шәп сәламәтләндерү базаларына юлны киңрәк ачсын иде,- дигән теләген ирештерде Тәслимә Насыйрова.

Рәсми өлештән соң очрашу чәй өстәлендә дәвам итте. Кунакларга ул көнне истәлек бүләкләре белән китте.

P.S. 8 августта Бузулукта хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның V Халыкара слеты һәм "Сәлам, бача - 2013" хәрби-патриотик җыр фестивале ачылды. Анда Әлмәттән 20 кеше катнашты.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250