Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Электрон транспорт карталарын бирү дәвам итә

Социаль яклау идарәсе тарафыннан җәмәгать транспортында ташламалы шартларда йөрүгә электрон транспорт карталарын алуга документлар кабул итү дәвам итә.

21 мартка транспорт карталары алуга документларын 6550 дән артык кеше тапшырган. 4300 е инде карталар белән тәэмин ителгән. Әлеге электрон транспорт карталарын алуга 48 меңнән артык пенсионерның хокукы бар. Электрон карталарыннан тулы көчкә җәмәгать транспортында махсус җиһазлар куелгач кулланырга мөмкин булачак. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге хәбәр итүенчә, транспорт картасыннан система тулысынча кертелгәнчегә кадәр исәп-хисап счетының тулыландырылуы турындагы квитанциядә булганда файдаланырга була. Исәп-хисап счетларын тулыландырмаганнар электрон транспорт картасы белән параллель рәвештә гамәлдә булган бердәм социаль билетлардан куллана ала. Аларны почта бүлекчәләреннән, Саклык банкыннан, Ак Барс банктан һәм автовокзалдан алырга мөмкин. Белешмәләр өчен 32-83-64, 45-38-33 телефоннары буенча транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.

Фото: http://prokazan.ru/node/15467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса