Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

27 апрельдә Әлмәттә балалар театр фестивале узачак

Әлмәт татар дәүләт драма театрында узган ел гамәлгә куелган "Туфан мәктәбе" проекты эшләвен дәвам итә.

Быел беренче тапкыр калабызда проектның балалар театр фестивале уздырылачак. Театрда үткән чираттагы очрашуда әнә шул һәм башкалар хакында сүз барды.

"Туфан мәктәбе" проектының икенче этабында катнашырга калабызның 10 мәктәбеннән ун сыйныф укучылары теләк белдергән. Болар нигездә 3 һәм 4 нче сыйныфларда белем алучы балалар. Октябрь аеннан башлап, театр артистлары шушы укучылар белән эшли, аларны актерлык осталыгына өйрәтә башлаган. Бүген балалар белән Туфан Миңнуллин әсәрләре сәхнәләштерелә.

- Мәктәпләрдә йөргәндә проблемаларга да юлыктык, - дип борчылулары белән дә уртаклашты әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова. - Бездә татарча сөйләшә белүче балалар табу бик кыен икән. Эшли башлаганда 30 бала идек. Аннан аларның саны бераз кимеде. Иң- иңнәрен калдырырга тырыштык, шулай да телләр аксый. Балаларга үзебезнең газиз ана телебезне өйрәтсәк һәм аларны татар булып үстерергә тырышсак иде. Алар театрның да киләчәк тамашачылары бит.

Очрашуда Гөлнара Вәлиева балалар белән ничек эшләвен күрсәтте. Аңа русча-татарча сөйләргә туры килде. Иң куанычлысы шул булды, кечкенә артистларга иң әүвәл исем-фамилияләрен татарча дөрес итеп әйтергә өйрәтелгән.

Фестиваль 27 апрельдә узачак. Бүген үк инде аның бөтен нечкәлекләренә кадәр җентекләп уйланылган. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, бәйрәм ишек төбеннән үк башланачак. Аннан соң ул фойеда дәвам итәчәк. Фестивальгә мәртәбәле кунаклар килүе дә күздә тотыла. Галиәскар Камал артистлары фестиваль сәхнәсендә "Авыл эте Акбай" әкиятенең өзеген уйнаячак. Әлбәттә инде, нәни артистларыбыз тәшкил иткән 10 төркем сәхнәләшерелгән әсәрләрен күрсәтәчәк. Тамашачыларны күңелле тәнәфесләр, тәмле күчтәнәчләр дә көтә.

- Фестивальдә катнашучы һәркемгә сувенир папкасы әзерлибез. Аның өчен һәр баланың, аның остазының фотолары белән мәгълүматлардан торган махсус буклет чыгарабыз. Бу буклетлар гомерлеккә истәлек калдыра. "Туфан мәктәбе" проекты нефтьчеләрнең матди ярдәме белән бара, - диде, фестиваль серләре белән уртаклашып, Фәридә ханым.

Чынлап та, артистлар зур эшкә алынган. Алар мондый фестивальләрне традициягә кертергә тырышачакларын да әйтте. Бәлки ул балалар фестивале булып гамәлгә кереп калыр яисә яшьләр фестиваленә әйләнер. Ләкин нәрсә генә булса да, татарча белмәгән балаларны шушы дәрәҗәгә җиткереп өйрәтү зур батырлык. Күпме түземлелек кирәк моның өчен. Ә бит артистлар үзләре дә бертуктаусыз сәхнәдә.

Сезон тәмамлана

28 апрельдә "Күк капусы ачылса" спектакле белән сезон тәмамлана. Бу сезонда тамашачылар хөкеменә өч премьера - Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде!", Бертольт Брехтның "Туй", Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәрләре тәкъдим ителде. Аларның һәрберсе үзгә.

- Бу гаҗәп түгел, - дип аңлатты моны Фәридә Исмәгыйлева, - без репертуарны төрләндерергә тырышабыз. "Күк капусы ачылса" массакүләм тамашачы өчен куелды һәм ул аны җылы кабул итте. Ә "Туй" республика "Тантана" театр премиясендә ике номинациядә җиңү яулады.

Әлмәт артистларының тагын бер шатлыгы бар - төрки халыкларының "Нәүрүз" фестивалендә катнашу өчен алар да сайлап алынган. Казан театрларыннан тыш республика шәһәрләреннән нибары ике театр гына программага кертелгән. Билгеле булганча, "Нәүрүз" фестивале ике елга бер үтә. Быел ул 11 нче тапкыр оештырыла.

Әлмәт дәүләт драма театры Төркиянең Мармарис шәһәрендә 16 майдан 21 енә кадәр узачак сәнгать фестиваленә дә чакырулы. Алар анда "Гашыйк Кәриб" спектакле һәм концерт программасы белән катнашачак. Самарадагы яңа "Волга театральная " фестиваленә дә дәшкәннәр. Самарада сентябрьдә үтәчәк Идел буе округына кергән шәһәрләрнең әлеге театр фестиваленә әлмәтлеләр Татарстаннан Качалов театры белән барачак.

Яшьләргә дә осталыкларын чарлау өчен мөмкинлекләр тудырыла. Алар июнь аенда Свижск утравында кече шәһәрләр фестивалендә узачак махсус лабораториядә катнашачак. Анда Россиянең танылган режиссерлары килү көтелә. Бу лабораториядә нигездә яңа әсәрләр белән чыгыш ясыйлар. Безнең яшьләр Василий Сигаревның "Кара сөт" әсәрен алган. Артистлар шул Свияжскида бер атна чамасы булып, режиссура лабораториясен үтеп, әлеге спектакльне куярга тиешләр. "Бу безнең өчен яңалык. Моңа кадәр лабораторияләрдә катнашкан юк иде", - ди артистлар.

Сезон тәмамлану артистлар өчен ял дигәнне аңлатмый. Хәзер драма театры сәхнәсендә берьюлы ике премьерага әзерлек бара. Мәгълүм булганча, быел республикада "Яңа татар пьесасы" бәйгесе кабат яңартылды. Анда Илгиз Зәйниевнең "Әрем исе" беренче урын алган. Әлмәт театры коллективы әлеге әсәрне ошаткан һәм репертуарга алырга ниятләгән. Аны сәхнәгә режиссер Байрас Ибраһимов куя. Бу мелодрама Татарстанның халык артисткасы Сәкинә Минханованың юбилеена бенефис спектакле дә булачак.

Нәни дуслар да онытылмый. Алар өчен юл йөрү кагыйдәләре һәм туган телне өйрәтү юнәлешләрен күздә тоткан спектакль әзерләнә. Гөлнара Кәшипованың "Җенле юл билгеләре" әкияте ике телдә барачак. Спектакль җәен мәктәпләрдә, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында күрсәтеләчәк.

3-7 майда Әлмәттә "Идел йорт" республика халык театрлары фестиваленең төбәк туры узачак. Сүз уңаенда узган ел безнең районнан Яңа Кәшер халык театрының республикада беренче урын алганын да искәртеп узасы килә. Нәдер, Тайсуган авылларының да спектакльләр куюларын искә алганда районда театр хәрәкәте активлаша дияргә нигез бар.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250