Вакытлыча булса да, рәтләргә кирәк
Вакытлыча булса да, рәтләргә кирәк
Редакциябезгә шәһәр эчендәге юллар торышына зарланып шалтыратучылар байтак.
Шушы көннәрдә 65 яшьлек пенсионер Саимә ханымнан шалтырату алдык.
– Газетагызны даими укып баручыгыз мин. Автобуска, троллейбуска утырып, РТС микрорайоныннан Могҗизалар кырына кадәр көн аралаш оныгымны карашырга йөрим. Беләсезме, Ленин урамындагы башка машиналар өчен ябык, җәмәгать транспорты өчен ачык булган юл участогын узу хәзер гүр газабына әйләнеп бара бит. Үземне түгел, троллейбус, автобус йөртүчеләрне жәллим. Ходай аларга сабырлык бирсен дим, догалар укыйм, чөнки әлеге юл буй-буй ярык, чокырлы. Транспорт эчендә иртәнге һәм кичке якта кеше салонга шыплап тулганда, бичара троллейбусларның төпләре җиргә тия, кырылган, дөбердәгән тавышлар ишетелә. Әлеге юлда алар әллә ничә тапкыр ватылып та калды бит инде – һаман ишетүче юк. Алла ярдәм бирсен автобус, троллейбус йөртүчеләргә. Шушы юлда бөтенләй җимерелеп бетә бугай инде Әлмәтнең бар булган җәмәгать транспорты. Шәһәр өчен мондый зур күләмле объектлар төзегәндә шул төзелешне урап уза торган урыннарны да тиешле итеп көйләмәделәр бит. Кышын ике яклап та үтешле булмады, баскычларны көрәмәделәр, яктырткычлар булмады, язгы чорда пычрак һәм куркыныч иде. Ленин урамында төзелеп килүче күпер, чыннан да, бик шәп, заманча булырга ошаган, тик троллейбуста барганда ике яклап куелган профнастил коймалар аша аска карарга гына куркыныч, Аллам сакласын, бу ышанычсыз юллар гына җимерелә күрмәсен дип барам. Аның бит әле коймалары чайкалып тора, даими рәвештә авалар да. Җәмәгать транспортын йөртүчеләр хәтта үзләре төшеп, рәтләп куялар. Шәһәр хуҗалары үзләре дә әлеге урынны килеп карасыннар иде инде, төзелешнең бит әлегә иге-чиге күренми, ә юл таушалганнан таушала бара. Вакытлыча интегүләр икәне дә аңлашыла, тик шулай да аны ничектер, гади генә вак таш салып булса да тигезләргә, рәткә китерергә кирәк, – дип гозерен җиткерде әлмәтле.
Саимә ханым әйткәннәрне җитәкчеләр ишетер һәм әлмәтлеләргә, аеруча транспорт идарәсе хезмәткәрләренә, һичшиксез, уңайлыклар тудырылыр дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia