Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Халык зары

Әлмәттә күп кенә торак йортларда капремонт әле дә тәмамланмаган

Җылыту сезонына аяк бастык, ә күп кенә торак йортларда капремонт әле дә тәмамланмаган.

 

Җылыту сезонына аяк бастык, ә күп кенә торак йортларда капремонт әле дә тәмамланмаган.

Республика буенча шундый йортларның саны иллеләп булса, шуларның дистәләгәне Әлмәткә туры килә. Әле капремонт булган йортларда яшәүчеләр башкарылган эшләрдән канәгать түгел. Кайдадыр түбәдән су үтсә, икенчеләрендә яңгыр сулары ага торган торбалар норматив буенча урнаштырылмаган.

Редакциябезгә бу уңайдан шалтыратулар байтак булды. Мисал өчен Төзүчеләр проспектындагы 19 нчы йортта шушындый хәл күзәтелә. Биредә быел җәй буена капремонт барды. Түбәләрне алыштырдылар, подъездга керә торган урыннарны матур гына эшләделәр. Ә менә яңгыр сулары ага торган торбаларны тиешле дәрәҗәгә җиткереп урнаштырмаганнар. Биредә торбадан төшкән суны агыза торган рәшәт-кәле канализацияләр урнаш-тырылмаган, асфальт белән ныгытылмаган. Яңгырлар яуган вакытта түбәдән агып төшкән су гөрләп турыдан-туры йорт нигезенә төшә. Шул рәвешле анда күлдәвекләр җыела, ә бу үз чиратында фундаментның һәм подвалның дымлануына китерә. – Болай булса, тиздән йорт стенасы мүк белән дә капланырга мөмкин бит, - дип кайгыра бу йортта яшәүчеләр. Биредә күпчелек өлкән яшьтәге әлмәтлеләр гомер кичерә. Соңгы вакытта явымнарга киткәч, алар әйтеп-әйтеп тә ишетмәгәч, йортны саклап калу өчен торбаларга өстәмә калайлар беркетеп, улак ясап куйганнар. – Ремонт ясаучылардан үзебез сорап эшләттек, кемдер шунда кирпеч, түмәр китереп куйды. Болай әле түтәлгә ага торган була. Нәрсә дип әйтергә дә түгел, аны шушылай ясарлык булгач, бөтенләй куймаска иде. Түбәдән аккан яңгыр суларын җыючы торбаны урнаштыручыларның эшләрен азакка җиткереп башкарып бетерүләрен көтеп калабыз. Дренаж кое ясап, суны читкә ага торган ясарга, отмостокларны ныгытырга кирәк, - дигән теләкләрен юллады подрядчыларга Төзүчеләр проспектындагы 19 нчы йортта яшәүчеләр. Әле вакыт бар. Көннәр дә матур тора. Кимчелекләр төзәтелер дип ышанып каласы килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Фото авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса