Әлмәтлеләр коммунальчыларның сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләренә зарлануларын дәвам итәләр
«Халык контроле» системасына сентябрь аенда гына да бу уңайдан 200 дән артык мөрәҗәгать теркәлергә өлгергән булып чыкты.
Шәһәрдә яшәүчеләрне юллардагы яңгыр сулары агу корылмаларының ватык, чистартылмаган булуы борчый. Ливневкалар даими тыгылу сәбәпле яңгыр сулары тротуарларга, машина юлларына ташып чыга. Көчле яңгырлар вакытында үзәк урамнардагы яңа асфальтка да су җыелып, кеше үтә алмаслык күлдәвекләр хасил булды.
Әлмәт халкы корыган агачларны кисәргә кирәклеге турында да хәбәр итә.
– Шәһәр тулы корыган, картайган агачлар. Аларга ревизия ясап чыгарга, биләмәләрне тәртипкә китерергә кирәк, - ди алар. Монысы инде экологларга әйтелгән гозер. Чыннан да, картайган, черек агачлар белән ишегаллары тулган. Төзүчеләр проспектындагы 37 нче йорт каршындагы агач җәйге чорда ук ауган иде инде. Ул җәй буе ишегалдында аунап ятты. Ниһаять, узган атнаның җомгасында аны Әлмәт шәһәр юллары идарәсе хезмәткәрләре пычкылар белән кисеп алып киттеләр.
Әлмәтлеләр урамдагы газ торбаларының күңелсез торышын да фотоларга төшереп юллаганнар. Мисал өчен Садовая урамындагы газ торбасының буявы кубып, кубырчыкланып беткән.
– Алла сакласын, яңгырлар күп явып тора, торба эчереп, тишелеп, бер-бер хәл була күрмәсен, - дип кайгыра биредә яшәүчеләр. Экология һәм төзекләндерү департаменты әлеге мөрәҗәгатькә җавап та юллаган. Буяу кайту белән буярбыз, дигәннәр. Ә буяулар киләсе елның май аенда гына кайтачак икән. Димәк буяу эшләре дә шул чорда гына булачак. Көлсәң көл, еласаң ела. Газ дигәч, Ш.Мәрҗани урамындагы 165 нче йортта булган гадәттән тыш хәл искә төште. Шушы көннәрдә биредә булган вакыйганы тикшерү төгәлләнгәнлеге мәгълүм булды. Хәтерегездә булса, 8 июнь кичендә, сөрем газы белән агулануда шикләнеп, шушы йортта яшәүче 2005 елгы егет һәм 2006 елгы кыз хастаханәгә озатылган иде. Техник хезмәт быел февраль аенда үткәрелгән, әмма агуланганнан соң фатирны тикшергәндә, төтен чыгаргычта тарту булмавы ачыкланган иде ул вакытта. Торак инспекторлары «Алсу» идарәче компаниясенең вентканалларны һәм төтен чыгару юлларын тикшерү белән бәйле барлык документларын өйрәнделәр. Торакчыларның 23 июньдәге мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең фатирында төтен һәм вентиляция шахталары чиста, тарту көче бар. 2024 елда тикшерү өч тапкыр үткәрелгән: апрель, август һәм декабрь айларында. 2025 елга да шундый ук график каралган. Ләкин кайбер обход кәгазьләренең номеры гына бар, тикшерү датасы күрсәтелмәгән, берсендә дә зыян күрүчеләрнең имзалары юк. Тагын 60 фатир милекчеләренең имзалары юк икәнлеге ачыкланган. «Алсу» идарәче компаниясе җитәкчелеге «Ильмар» ҖЧҖ подряд оешмасының бәяләмәсе бар, барысы да тәртиптә дип үз-үзен тынычландырган күрәмсең. Узган елның декабрендәге һәм агымдагы елның июнендәге актка «Ильмар» ҖЧҖ вәкилләре генә кул куйган булган. Гадәттән тыш хәлдән соң ай ярым узгач кына подрядчы зыян күрүчеләрнең ванна бүлмәсеннән венти-ляторны сүтәргә киңәш иткән. Нәтиҗәдә «Алсу» идарәче компания» җәмгыятенә кайбер норматив-хокукый актларның таләпләрен бозган, төтен чыгару юлларын һәм вентканалларны тикшергәндә формаль рәвеш-тә караган, шул рәвешле административ хокук бозган өчен 125 мең сум күләмендә штраф салынган.
Идарәче компанияләр халык-ка сыйфатсыз хезмәт күр-сәтүләрен дәвам итә. Мисал өчен Жуковский урамындагы 10 нчы йортта түбә агу сәбәпле өске каттагы фатирларны су баскан һәм баскыч мәйданчыгында электр щиты яна башлаган. К.Цеткин урамындагы 43 нче йортта подвал дымлы, җылыту торбаларында коррозия, җылылык изоляциясе, түбәдә су үткәргечләр юк. Әлеге ике йорт та 2015 елдан бирле «Әлмәт торак сервис үзәге» (АСЦЖ) идарәсе карамагында. Хокук бозулар өчен идарәче компания директоры җавап тота. Аңа хәзер 25 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Коммуналь хуҗалыкны алып бару, әлбәттә, катлаулы хезмәт, ләкин әгәр дә эшне тиешле дәрәҗәдә көндәлек режимда алып барган очракта, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмас иде. Вазифаларын тиешенчә башкармаучыларга алга таба бик кыен булачак, чөнки торак инспекциясе контрольне тагын да көчәйтә төште. Аннан соң халыкның да түземлеге мәңгелек түгел бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia