Хуҗаларча караш сизелми
Нәрсә генә дисәк тә, әлеге ике тармак халык яшәешенең, көнкүрешенең үзәге санала.
Быел беренче карашка бу ике юнәлештә дә «боз кузгалып» маташа кебек, тик әлегә бар нәрсә дә идарәче компанияләрне шул әлеге дә баягы штрафка тартуга гына кайтып кала, ә проблемалар шул килеш.
Штраф түләсәң, ремонтламасаң да буламы?
Мисал өчен «Первый Поселок» идарәче компаниясенә кабат штраф салдылар. Бу юлы Татарстан Торак инспекциясе күрсәтмәсен үтәмәгән өчен Герцен урамындагы 94 нче йортның өч подъездында да ишекләргә, гомумән керә торган урыннарга, ремонт ясалмаганлыгы ачыкланганга күрә. Ишекләр юнләп ябылмый, кырыендагы тишек-тошыклардан җил уйный. Торак инспекциясе хезмәткәрләре әлеге хәлне кышкы чорда ук ачыклаганнар иде югыйсә. Аларда бу эшлексез компаниянең узган җылыту сезонына әзерлек паспортын ничек алган булулары да шик уятты. Шул рәвешле материаллар судка бирелеп, анда Торак инспекциясе таләпләре хупланды: гаепле идарәче компаниягә 130 мең сум күләмендә штраф салынды.
Штрафка кадәр җиткәнче рәтлисе генә иде дә бит – хәзер түләргә туры киләчәк. Ә менә Нефтебаза урамындагы 2 нче йортта дис-тәләгән проблема барлыгы ачыкланды – цокольдән алып түбәсенә кадәр фасад ярылган, отмосткада үлән үсә, кирпечләре җимерек, ә фатирларда күгәрек, обойлар куба. Торак инспекторлары шикаять буенча йортка тикшерү белән чыктылар һәм идарәче компаниягә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр. «Алсу» идарәче компания вәкиле исә беркетмә белән килешмәвен белдерде һәм моны болай дип аңлатты:
«Беркетмә белән килешмим, чөнки баскыч читлегендәге эзләр коры. Ремонт 2026 елның 1 кварталына планлаштырылган, фатирлардагы обойлар һәм штукатурка – милекчеләр җаваплылыгы. Идарәче компания гомуми йорт милке составына керүче эшләрне башкара.Фасадтагы ярыкларны идарәче компания көче белән төзәтеп булмый, капиталь ремонт таләп ителә».
Әлбәттә, вәкилнең сүзендә дөреслек чыннан да бар: идарәче компаниянең җаваплылык зонасы – гомуми йорт милке. Ләкин шундый сорау туа - әгәр су баскыч мәйданчыгыннан түгел, фатирлар өстендәге түбәдән үтә икән, бу кемнең җаваплылык зонасы соң? Түбә – ул гомуми йорт милке түгелмени? Фасадтагы ярыклар, коела торган цоколь... Моңа нәрсә сәбәп булган? Ул шулкадәр ташландык хәлгә килгән ки, хәтта йортка инде капиталь ремонт таләп ителә. Шунысы ачык - бу җимерелүләр бер мизгелдә генә барлыкка килмәгән бит, күренеп тора - аларга инде берничә ел. «Алсу» идарәче компания бу йортка җылыту сезонына әзерлек паспортын ничек ала алган? 2025-2026 елларга ничек әзерләнәчәк? Документка кул куйган һәркем, закон нигезендә, гадәттән тыш хәл теркәлгән очракта үзенең җавап тотачагын бик яхшы белә бит. Торак инспекциясе идарәче компанияне шул турыда искәртте һәм
125 мең сумлык штрафка тартты.
Юллар, юллар
инде ничә еллар...
Шулай, эшлексез идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә штрафлар каралган, ә менә юлларны тиешенчә карап тормаучы предприятиеләр белән нишләргә? Редакциягә шәһәр эчендәге кайбер юлларның ташландык, җимерек хәлдә булуы турында әлмәтлеләрдән гозер-үтенечләр еш килеп тора. Шәһәр халкы фотога төшереп җибәргән кайбер сурәтләр аеруча гаҗәпләндерә, хәтта шок уята дип тә әйтергә була. Узган атнада булып узган көчле яңгырлардан соң юлларны тоташ су басты. Сәбәбе бер генә – яңгыр сулары ага торган корылмалар эшләми, күбесе тыгылган һәм ватык. Монда инде проблема кабыргасы белән калкып чыкты – асфальт җәю бер нәрсә, шул асфальт тиешенчә саклансын өчен ливневкаларны дөрес итеп урнаштыру һәм карап тору мәҗбүри.
Узган атнада Татар-станның баш дәүләт торак инспекторының кабат Әлмәткә килүе дә коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куючыларны бераз борчылып алырга мәҗбүр иткәндер дип уйлыйм.
Александр Тыгин район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова белән бергә капиталь ремонт үткәрелә торган йортларны карап чыктылар.
Бүген районның 56 күпфатирлы йортында масштаблы реконструкция бара: инженерлык ком-муникацияләре алмаштырыла, түбә, фасад ремонтлана. Комиссия Җәлил, Цеткин, Геофизическая урамнарындагы, Төзүчеләр проспектындагы күпфатирлы торак йортларны тикшерде. Соңыннан баш дәүләт торак инспекторы идарәче компанияләр җитәкчеләре, торак ми-лекчеләре ширкәтләре рәисләре белән җылылык җибәрүгә әзерлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Йортларның җылыту чорына әзерлеге белән бәйле барлык эшләр дә 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш.
Әлмәтлеләр бу турыда да белеп торсыннар. Коммунальчыларның планы кулларында гына түгел, ә сайтта урнаштырылган булырга тиешлеге турында да искәртелде җыелыш барышында. Идарәче оеш-маларның үз рәсми сайты булмаса – башкарма комитет сайтында. Бүгенгә бу шартны бары тик «Комфорт» җәмгыяте генә үтә-гәнлеге билгеле булды. Күпфатирлы торак йортлар белән идарә итү проблемалары турында әлмәтлеләр үзләре сөйләде. Кичкә кадәр барган кабул итүгә 20 ләп кеше килгән. Һәркемнең кулында дәгъвалар исемлеге: фасад коела, түбә ага, подвалда тутыккан торбалар, җыештыручылар юк, торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур суммалар һәм башка иксез-чиксез гозерләр. Александр Тыгин аларны җентекләп теркәп барды. Идарәче компанияләр әзер булып торсыннар - әлеге һәрбер мөрәҗәгать буенча инспекторлар тикшерү белән чыгачаклар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia