Әлмәт районында этләр хайваннарны үтерә һәм кешеләргә һөҗүм итә
Әлмәт районы Югары Мактама халкы урамда да, сарайларда да йорт хайваннарын үтерүче этләр көтүеннән зарлана.
Әлмәт районы Югары Мактама халкы урамда да, сарайларда да йорт хайваннарын үтерүче этләр көтүеннән зарлана.
«Өч көндә сарайда 6 башны чәйнәделәр, сарайдагы13 хайванны юк иттеләр. Бүген күрше хатынның йорты янында кәҗәгә һөҗүм иттеләр, - ди авыл халкы.
Моннан тыш, аларның сүзләренчә, этләр кешеләргә дә һөҗүм итә башлаган, ә ул тирәдән мәктәпкә барганда күп балалар уза. Шулай ук алар бу уңайдан башкарма комитетка хат язуларын, әмма этләрнең тотылмавын хәбәр итәләр.
Шулай ук «Халык контроле»ндә Әлмәтнең Ш. Усманов урамында яшәүчеләр дә кешеләргә ташланучы этләрдән зарлана.
Фото: «Халык контроле»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia