Фатирларга вентиляция аша йөриләр: әлмәтлеләр җирән кырмыскалардан зарлана
Яшәүчеләр проблема белән бер генә ел көрәшми.
Җирән кырмыскалар һөҗүменнән арыган Әлмәт халкы ярдәм сорап түрәләргә мөрәҗәгать иткән. Шәһәр халкы үз мөрәҗәгатен район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында калдырган. Хәбәр авторы сүзләренә караганда, бөҗәкләр Галиев урамындагы 25 нче йортта күп. Яшәүчеләр проблема белән инде берничә ел көрәшә.
«Агулыйбыз, бер-ике айдан кайталар. Күршеләрдән күршеләргә вентиляция, плинтуслар, дивардагы башка ярыклар аша йөриләр», - дип сөйли шунда яшәүче ханым.
Әлмәтлеләр әйтүенчә, санэпидемстанциягә һәм идарәче компаниягә мөрәҗәгатьләр нәтиҗә бирмәгән. Беренчеләре агуларга киңәш итә. Икенчеләре яшәүчеләрнең шикаятьләренә бөтенләй җавап бирми, дип раслый шәһәр халкы. «Башка фатирлардан чыкмасыннар өчен бөтен өй буйлап нәрсәдер эшләү (агулау) мөмкинме?», – дип мөрәҗәгать итә әлмәтлеләр хакимияткә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа