Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Люклар ачык, плитәләр коела...

Редакциябезгә теге яки бу проблеманы чишүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүләр, шалтыратулар еш була.

 

Шушы көннәрдә безгә Рәмзия исемле пенсионер ханым шалтыратты.

«Әлмәт – матур, яшел, төзек шәһәр булса да, аны контрастлар каласы дип тә атарга мөмкин. Хикмәт шунда, зур, заманча төзелешләр вакытында супер төзелеш чималлары, әллә нинди затлы плитәләр кулланылып та, халык йөри торган баскыч-тротуарлардагы җимерек юллар, ишелеп-коелып беткән алама плитәләр тудыра ул контрастны. Мисал өчен калабызның уртасында урнашкан, киңкүләмле мәдәни чаралар уза торган Нефтьчеләр мәйданына төшә торган баскычны барып күрү генә дә җитә. Чын мәгънәсендә оят бит. Баскыч тишекләрен быел инде цемент белән катырып ямап куйдылар, ян-ягыннан кубып килеп төшкән плитәләрне дә шул рәвешле чәпәп чыкканнар иде чыгуын, тик күпмедер вакыттан соң алар кубып килеп төшә башладылар. Хәзер шул плитәләр кубып төшкән урыннар сукыр тычкан казып чыккан ояларны хәтерләтә. Түрәләребез, төгәлрәге җаваплы җитәкчеләр әлеге күңелсез күренешне төшеп карасыннар,  быел булмаса да, киләсе елга эш планына кертсеннәр иде», – диде ул. Рәмзия ханым белән килешми мөмкин түгел, чыннан да, әлеге баскычларга инде күптән капиталь ремонт кирәк.

Әлмәтлеләрне соңгы вакытта шәһәр урамнарында ачык люкларның арта баруы да борчый. «Халык контроле» дәүләт системасына юлланган мөрәҗәгатьләр дә шул турыда сөйли. Ә бит андый люкларның күбесе мәктәп һәм күпкатлы торак йортлар тирәсендә. Ачык люкларны Гафиятуллин, Белоглазов, Җәлил, Шевченко һәм башка күп кенә урамнарда күрергә була.

– Хәзер караңгы тиз төшә. Бала-чага мәктәптән кайтканда күрмичә, абайламыйча калып, төшеп китәргә мөмкин, бәла-казадан Ходай сакласын, – ди әлмәтлеләр. Ә менә торак-коммуналь хуҗалык тармагына караган гозер-үтенечләрне инде тавык чүпләп бетерә торган түгел. Корыган агачлар да байтак шәһәребез ишегалларында. Проблемалар бар һәм аларны халык күрә, димәк, бу эшләр өчен җаваплы службаларга аларны оператив чишәргә вакыт җиткән.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса