Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

...Хәл итмәсәләр, Казан телевидениесенә барып җитәм

Беренче тапкыр Наилә апа Гаязова белән инвалидлар ункөнлеге вакытында танышып, алар турында күләмле генә язма әзерләгән идем

Шул вакытта аның ихтыяр көче, рух ныклыгы, тормышка ун бармагы белән ябышуы, яшисе килеп яшәве сокландырган иде. 

Ул башкалар өчен яши торган кеше. Һәрвакыт кемнәрнедер кайгырта, кемнәрдер өчен борчыла, башкалар мәшәкате белән янып яши. Бу юлы да Наилә апа редакциягә үтенеч белән шалтыратты.

- Ишегалдын төзеклән-дерәбез дип, безне - күзләре начар күрүчеләрне бөтенләй күзсез итеп кенә түгел, булган уңайлыкларны да бетереп киттеләр. Килеп китә алмассызмы икән. Мин ишек төбендә көтеп торам сезне, - диде ул.

Чүп үлән баскан, «сукырлар йорты» дип аталган ишегалдыннан Наилә апа яши торган йортка таба атладым. Ишек төбендә юк Наилә апа. Кем инде мондый салкында ишек төбендә торсын. Ни әйтсәң дә май ае түгел, июнь. Мин номерны җыюга, килеп тә чыкты.

- Элек безнең менә шулай подъезддан чыгуга ике яклап тотынып бара торган перилалар бар иде. Без менә шуларга тотынып тукталышка кадәр чыга идек. Төзекләндерәбез дип алдылар да, шуның бер ягын гына куйдылар. Ярар инде. Аларны «Геофизикалар» буяды. Безнең йорт алларында да шулай буялган трубалар иде. Аларын әллә кая алып киттеләр дә менә шушындый, буяулары кыршылып беткәнне китереп куйдылар. Үзегезнеке дип, без - сукырны ышандырмакчы булалар.

Наилә апаның сүзендә дә, йөзендә дә бернинди үпкә-ачу юк. Хәтта әлеге эшкә җаваплы карарга тиешле кешеләрнең булдыксызлыгына, оятсызлыгына да гаҗәпләнми.

- Үзебезнең йортлар ида-рәсенә инде йөз мәртәбә шалтыраттым. Хәзер минем телефонны блокировкага куйдылар. Шаронов бездә җитәкче. Аңа кертмиләр дә хәзер мине, борып кына җибәрәләр.
Менә монда безнең кер элә торган урын иде. Шуны бөтенләй бетереп ташладылар. Исполкомда утыра торган кыз: «Наилә апа, кеше таптым, ясатабыз, ясатабыз», - диде дә, шуның белән бетте. Складта алар дигән булалар.

Металлоломга тапшырганнардырмы, юк бит. Бу менә «Проект двора» булып санала инде. Эшләнгән, беткән, тапшырылган булып. Башкарма комитет җитәкчесе үзе килмәде. «Килеп йөрмә, мин үзем барам» дип өч мәртәбә алдап җибәрде. Ай нурлы, рәхимле кешегә барыйм әле дип барып кергән идем. Барыбер үзе килмәде. Депутат Бочкарев килде. Безнең төп депутат кем икән ул? Ярхамов дигәннәр иде, ул Мәскәүдә ди. Азат Хафизов бик ярдәм иткән иде миңа, - дип Наилә апа кемне тәнкыйтьләп, кемне мактап телгә алды. Ул төшеп калганнардан түгел. Сукыр, карт, берни дә белми торган әби дип ялгышалар.

- Карагыз инде менә бу тигәнәк, билчәнне. Өй артына чыксаң, адаша торган. «Дорожниклар» чаптырырга тиеш. Үзем сөйләштем, ярар дип калды. Шуның белән вәссәлам. Хәзер секретаре гына ала трубканы да. «Нам некогда, мы загружены», ди. Ике ел берочтан зампрокурорга әйтеп чаптырттым. Гел-гел аңа әйтеп булмый бит. Әнә анда исполком тирәсендә йөрүче әллә ничәне арестовать иткәннәр ди. Менә шундый хәлләр. Әгәр дә инде безнекеләр хәл итмәсәләр, Казан телевидениесенә барып җитәм.

Табигать бер сыйфатны азрак бирсә, икенчесен күбрәк бирә торгандыр инде. Маңгай күзе әллә ни яхшы күрмәсә дә, күңел күзе бик яхшы күрә Наилә апаның. Ә менә үзләренә тиешле эшне җиренә җиткереп эшләмәүчеләрне Ходай кү-ңел күзеннән мәхрүм иткән, күрәсең. Андыйлар турында «Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге» диләр. Наилә апа инде кемгә генә мөрәҗәгать итмәгән. Шәһәр хакимиятенә дә, депутатларга да, торак-коммуналь хезмәтләр департаментына да, экологларга да, юлчыларга да. 

Әйе, сукыр күп күрә, саңгырау күп ишетә дип юкка әйтмәгәннәр. Бу - халык тәҗрибәсе. Ә бүгенге җитәкчеләрнең никтер - халыктан ерак торгангамы - андый сүзләрнең хаклыгына ышанасылары килми.

Сүз дә юк, тугызынчы дис-тәне тутырып килүче Наилә апа Гаязова алар кебек түрә булып түрдәге бүлмәдә инде утыра алмас. Ә менә аны борып җибәргән, «эшлибез» дип алдап йөрткән, телефоннан җавап бирергә теләмәгән бүгенге түрәләрнең әле аның көненә калу ихтималы юк түгел. Бер елны тартай, бер елны бүдәнә симерә дигәннәр.

P.S. Язманы әзерләгәндә без әлеге фотоларны шәһәр хакимиятенә дә юлладык. Безгә «Хәл итәрбез» дигән хәбәр килде. Карыйбыз инде.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса