Олимпиаданың бишенче көне нәтиҗәләре: Россия алтынчы
Хәзер Россия җыелма командасы активында 15 медаль - 4 алтын, 7 көмеш һәм 4 бронза.
2016 елгы җәйге Олимпиаданың бишенче көнендә Россия спортчылары берәр алтын, көмеш һәм бронза медаль алдылар.
Финал ярышларында Италия көндәше Элиза Ди Франчисконы 12:11 исәбе белән җиңеп рапирачы Инна Дериглазова алтын медаль алды. Төп вакытта көндәшләрнең берсе дә таләп ителгән 15 очконы җыя алмады. Нәтиҗәдә вакыт 12:11 исәбе белән россияле файдасына тәмамланды.
Россия җыелма командасына көмеш медальне велоузышчы Ольга Забелинская өстәде.
Бронза призер - йөзүче Антон Чупков, ул 200 метрга брасс стилендә йөзү буенча ир-атлар арасында өченче килде.
Дериглазова алтын медаль алгач, Россия җыелма командасы медаль зачетында дүртенче урынга күтәрелде, әмма ярышлар көне ахырына якынайганда аны Австралия һәм Венгрия узып китте.
Хәзер Россия җыелма командасы активында 15 медаль - 4 алтын, 7 көмеш һәм 4 бронза. Команда әлеге күрсәткеч белән гомуми зачетта алтынчы урынны били.
Медаль зачетында АКШ җыелма командасы лидер - 11 алтын, 11 көмеш һәм 10 бронза медаль. Икенче урында Кытай (10, 5, 8), өченче - Япония (6, 1, 11).
Гомуми медальләр саны буенча шулай ук АКШ беренче - 32, икенче урында - Кытай (23), өченче - Япония (18). Россия 15 медаль белән дүртенче урынны били.
(Гөлүзә Василова әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа