Җиңү арты җиңү
Резеда Исмәгыйлева Әлеге проект ярдәмендә өстәмә белем бирү педагогларының инициативалары хуплана, иҗади проектлар тормышка ашырыла һәм үсеп килүче буын өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Яшь буынны талантлы һәм белемле итүдә калабызның «Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге» аеруча киңкырлы эшчәнлек алып бара. Ул Әлмәтнең бердәнбер күп профильле, күп функцияле балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе. Биредә 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 2000 нән артык бала 166 уку төркемендә шөгыльләнә. Үзәккә йөрүче балалар һәм яшүсмерләр шәһәркүләм, республика, бөтенроссия фестивальләрендә, конкурсларда һәм башка күп кенә чараларда катнашып, даими алдынгы урыннарны яулап киләләр.
Спорт-сәламәтләндерү бүлеге үзәкнең аерым бер горурлыгы булып тора. Эшнең төп юнәлеше – сәламәт яшәү рәвеше. Ел дәвамында бассейнда йөзү буенча ярышлар, спорт-күңел ачу, уен программалары үткәрелә. Ата-аналар белән суда уртак конкурс программалары бүген аеруча популяр. Йөзү белән шөгыльләнүчеләр – күп кенә ярышларның призерлары һәм җиңүчеләре. Әле менә күптән түгел генә алар М. К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейда булып узган ачык шәһәр беренчелегендә катнашып, чираттагы зур җиңүгә ирешкәннәр.
Турнир бөтен Татарстаннан килгән 17 командадан торган 218 катнашучыны берләштергән. Үзәкнең 13 йөзүчесе Әлмәт данын лаеклы яклаганнар. Талантлы тренер Юлия Марсовна Манеева җитәкчелегендә шөгыльләнүче егетләр 10 югары бүләккә, 9 көмеш, 10 бронза медальгә ия булганнар.
Шушындый талантлы чемпионнарны әзерләгән остазга «афәрин» диясе генә кала. Иң мөһиме – спортчылар ирешелгәннәрдә генә тукталып калмасыннар, яңа җиңүләргә һәм рекордларга омтылсыннар иде дип теләп каласы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia