Икесенең дә гаебе исбатланды.
Әлмәттә автомобиль урлаган өчен ике иптәш кызга штраф салганнар. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, июньдә кызлар танышларының машинасын алганнар, ләкин машина йөртүче идарә итүне башкара алмаган һәм башта башка машинага, ә аннары торак йортка бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте урынын алар калдырып китәләр.
- Суд аларны «алдан сүз куешкан затлар төркеме тарафыннан урлау максатыннан башка автомобиль яисә башка транспорт чарасына хокуксыз ия булу» маддәсе буенча гаепле дип тапты. Беренче кызга — 10 мең сум, икенчесенә 15 мең сум штраф билгеләнгән. Хөкем карарына әлегә шикаять бирергә мөмкин.