Әлмәттәге сантехника фирмасы коррупция өчен ярты миллион сум түләячәк
Әлмәт компаниясенә вазифаи затларга ришвәт биргән өчен штраф салынды.
Әлмәттәге сантехника фирмасы коррупция өчен ярты миллион сум түләячәк
Әлмәт компаниясенә вазифаи затларга ришвәт биргән өчен штраф салынды. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Ачыкланганча, 2022 елдан 2024 елга кадәр сантехника фирмасы акчаларны идарә итүче оешма хезмәткәренә тапшырган. Алмашка фирма товарлар китерүгә контрактлар алган.
Оешма административ җаваплылыкка һәм 500 мең сум штрафка тартылган. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia