Әлмәтлене кибеттән урлаган өчен тоткарлаганнар
Урланган әйберләрне ул азык-төлек арбасына салган.
Әлмәттә кибеттән урлауда шикләнелүчене тоткарлаганнар. Бу хакта Росгвардия хәбәр итә.
Кичке бишләр тирәсендә Ленин урамындагы сәүдә залында сигнализация эшли башлый. Администратор сөйләгәнчә, сатып алучыларның берсе сиздермичә генә сигез мең сумлык товар алып чыгарга тырышкан. Урлананын ул азык-төлек арбасына салган.
Сакчылар шикле сатып алучыны ишек янында тотып алырга өлгергән. Ул 49 яшьлек ир-ат булып чыга. Аны тоткарлыйлар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.
Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia