Әлмәтле полиция чакырткан өчен штраф алды
Ашыгыч хезмәтләрне ялган чакырткан өчен әлмәтлегә штраф түләргә туры килә.
Әлмәттә ир-ат полиция чакырткан өчен штраф алды
Әлмәттә яшәүче кеше ашыгыч хезмәтләрне ялган чакырган өчен штрафка тартылган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исерек килеш ул полициягә шалтыраткан һәм аның фатирыннан телефонын урлаганнарын белдергән. Бернинди урлау да булмаган.
Судка ир-ат килмәгән, гәрчә смс-хәбәр алса да. Аңардан аңлатмалар һәм үтенечләр килми.
Суд аны ашыгыч хезмәтләрне ялган чакыруда гаепле дип тапты һәм 1000 сум штраф билгеләде.
Карар үз көченә кермәгән әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia