Әлмәтлене трассада куркыныч маневр ясаган өчен бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Ир-ат каршы як полосага 2024 елның февралендә Казан-Оренбург трассасында чыккан.
Әлмәтлене трассада куркыныч маневр ясаган өчен бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Әлмәттә машина йөртүче трассада кабат куркыныч маневр ясаганы өчен бер елга хокукыннан мәхрүм ителгән. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-ат каршы як полосага 2024 елның февралендә Казан-Оренбург трассасында чыккан. Трассаның бу участогында «узып китү тыелган» билгесе куелган. Машина йөртүче мондый хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булган инде.
Суд җәза билгеләде-бер елга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү. Карар әле үз көченә кермәгән һәм аңа шикаять белдерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia