Мошенниклар Әлмәт яшүсмереннән 2,5 млн сумга якын акча урлаган
Әти-әни иртәнге якта улларының юклыгын ачыкланган.
Мошенниклар Әлмәт яшүсмереннән 2,5 млн сумга якын акча урлаган
Иртән әти-әнисе улының югалуын ачыклаган һәм полиция чакырткан.
Әлмәттә яшүсмер мошенниклар тозагына эләгә һәм аларга бөтен гаилә акчаларын бирә. Бу хакта ТР эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Башта җинаятьчеләр үзләрен мәктәп хезмәткәрләре дип атыйлар һәм парольне сорап алалар, аннары хокук саклау органнары вәкилләре булып кыланалар. Алар 14 яшьлек малайга аның әти-әнисе халыкара җинаятьтә катнашканлыгын хәбәр итәләр. Яшүсмер ышанган, әти-әнисенең акчаларын җыйган, аларны банк счетларыннан алган һәм мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән.
Яшүсмер төне буе банкоматлар буйлап йөргән, акчаны алып, күрсәтелгән счетларга күчергән. Иртән әти-әни улларының югалуын ачыклаган һәм полиция чакырткан.
Гомуми зыян 2,4 миллион сум дип бәяләнә. Җинаятьчеләргә каршы «оешкан төркем тарафыннан йә аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia