Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтнең бер идарәче компаниясе кабат штрафка тартылды

Идарәче компания өченче тапкыр рәттән бер үк хокук бозулар өчен штрафлар ала.

Әлмәтнең «ЖЭУ-3» идарәче компаниясе кабат штрафка тартылды
Идарәче компания өченче тапкыр рәттән бер үк хокук бозулар өчен штрафлар  ала.


Дәүләт торак инспекциясе Әлмәтнең «ЖЭУ-3»идарәче компаниясенә кабат штраф салу турында хәбәр итте. Штрафлар күләме 75 мең сум тәшкил иткән. Тикшерү барышында шәһәрнең берничә күпфатирлы йортында хокук бозулар ачыкланган. Габдулла Тукай проспектындагы 47нче һәм Гагарин урамындагы 4нче йортларда канализация агынтылары белән су басу теркәлгән. Торбаүткәргечләрдә коррозия һәм күгәрек эзләре табылган. Агып чыгуларны вакытлыча туктатканнар. Габдулла Тукай проспектындагы 45 нче йортта түбә  бозылу теркәлгән.

Су агып тору нәтиҗәсендә обойлар катламы аерылу һәм күгәрек барлыкка килү күзәтелә. Россия дәүләт төзелешенең «торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында» гы 170нче карары нигезендә төгәлсезлекне бетерү срогы 24 сәгать тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса