Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Рязань өлкәсеннән килгән кунак әлмәтлегә пычак белән кадаган

Якындагы ике елны ул колониядә уздырачак, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Рязань өлкәсеннән килгән кунак әлмәтлегә пычак белән кадаган

Якындагы ике елны ул колониядә уздырачак, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте. 36 яшьлек хатын-кыз гыйнварда Әлмәткә Рязань өлкәсеннән килгән. Табын вакытында ул исереп, сүз көрәштерергә керешә. Конфликт вакытында кунак чыгырыннан чыга һәм оппонентның күкрәгенә пычак белән кадый. Судмедэкспертиза алынган җәрәхәт зыян күрүченең тормышы өчен реаль куркыныч тудыруын ачыклаган. Суд гаебен тануны  игътибарга ала. Ул хатын-кызга гомуми режимлы колониядә 2 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Матди дәлил булган пычакны юк итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса