Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтле машинасыз калачак

Автомобиль конфискацияләнә.

Аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтле машинасыз калачак

Әлмәт кешесе икенче тапкыр руль артына исерек килеш утыруы аркасында автомобильсез калачак. Агымдагы елның маенда ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән иде инде.

Мировой судның беренче карарына карамастан, июньдә хөкем ителүче яңадан руль артына утырырга карар кылган. Автомобильне юл-патруль хезмәте инспекторлары туктата һәм алкоголь исерүенең ачык билгеләре аркасында аны идарәдән читләштерә. Әмма ир-ат яңадан медицина тикшерүен узудан баш тарткан. Аңа карата җинаять эше кузгаттылар.

Судта гаепләнүче кичә эчкәнен сөйләде, ә икенче көнне үзен начар хис итә һәм руль артына утыра.

Нәтиҗәдә ир-атны гаепле дип таныганнар һәм 100 сәгать мәҗбүри эш җәзасы һәм 45 000 сум штраф билгеләгәннәр. Ул инде машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, хәзер җәзага 2,5 елга тоанспорт чарасы идарәсе белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю өстәлде. Аңа шулай ук шәһәрдән китү тыела.

Автомобильне дәүләт кеременә конфискациялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса