Эш тикшерү комитетына тапшырылган.
Эшченең производствода үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган. 50 яшьлек Әлмәт кешесе скважинада эшләгәндә һәлак булган. Ир-атка торба төшә
Әлмәт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, «төзелеш яки башка эшләрне алып барганда саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эш тикшерү комитетына тапшырылган.