Әлмәттә видеокүзәтү камерасын буяган ир-атны тоткарлаганнар
Шәһәр кешесе элегрәк хөкем ителгән булган.
Социаль челтәрләрдә Әлмәттә яшәүче турында мәгълүмат пәйда булды, ул подъездга керү юлындагы видеокүзәтү камерасын баллончик белән буяган. Хокук саклаучылар аның турында социаль челтәрләр мониторингы вакытында белгән. Оперативниклар берничә күзәтү камерасыннан язмаларны өйрәнгән һәм кайнар эзләр буенча 41 яшьлек шикләнелүчене тоткарлаган. Ул - шул ук йортта яшәүче. Элегрәк хөкем ителгән булган.
Хокук саклаучылар тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото: t.me/almet_novosti
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа