Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләр узган тәүлекләрдә мошенникларга миллион сумга якын акча күчергән

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Әлмәттә явыз ниятле кешеләр алдау юлы белән инженер булып эшләүче 44 яшьлек ир-аттан һәм 73 яшьлек пенсионердан 1 млн сумга якын акча алганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мошенник, үзен МФЦ хезмәткәре дип таныштырып, зыян күрүчедән «Госуслуги»порталындагы шәхси кабинетыннан пароль белә. Икенче көнне ир-атка кредит алырга тырышулары турында хәбәр килә. Аннары аның белән банк хезмәткәре элемтәгә керә һәм хупланган кредит һәм «дәүләт хезмәтләре» сайтыннан мәгълүматлар чыгуы турында хәбәр итә. Ир-атны яңа кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «имин счет»ка күчерергә күндерәләр. Нәтиҗәдә, ир-ат мошенникларга 656,5 мең сум акча күчергән. Соңрак зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә гариза яза.

Алдауның икенче очрагы пенсионер \ белән була, ул явыз ниятлеләргә 300 мең сум акча бирә. Телефоннан сөйләшү барышында билгесез кеше кызының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын хәбәр итә: ул билгесез урында юлны кичкән һәм аның аркасында машина йөртүче җәяүлегә бәрелүдән качар өчен, кюветка борылган, нәтиҗәдә хәзер авыр хәлдә, ә дәвалану өчен зур сумма акча таләп ителә. Хатын-кыз акчаны мошенниклар курьерына күчергән. Бу вакыйгадан соң зыян күрүче кызына шалтырата һәм бернинди юл-транспорт һәлакәте булмавын белә. Пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса